Эшкә теләк булса, беләк чыдар

Эшкә теләк булса, беләк чыдар 08.08.2014

Башкортстан дәүләт аграр университетының энергетика факультетында укыганда, икътисад фәненнән икмәкнең үзкыйммәтен исәпләү буенча мәсьәлә эләгә. Төгәл фәннәрне су кебек эчкән Флорид Сибәгатуллин аны дөрес итеп чишә һәм шушы юнәлештә шәхси эш ачу отышлы булырмы дигән уй кереп кала күңеленә. Уңай һәм кире якларын кат-кат үлчәгәннән соң, файдасын күреп була, дигән нәтиҗәгә килә ул. Чит илләрдәге, республикадагы кече бизнес барышы белән танышып, уку дәверендә үткән практикадан тупланган тәҗрибәгә таянып, туып-үскән Ярмәкәй районының Иске Шаһ авылында икмәк пешерү эшен башлап җибәрергә дигән максат куя.

2012 елда, югары уку йортын тәмамлап, кулына инженер-энергетик  буенча дипломы алгач, туган авылында пекарня булдыру мәшәкатьләренә керешә. Үз эшен ачарга теләүчеләр өчен 200 мең сум күләмендәге Хөкүмәт ярдәмен юллап, кирәкле җиһазлар сатып ала. Ә бер елдан инде биредә икмәк пешерелә башлый.

Әти-әнисенең фатихасы, туганнарының ярдәме-киңәшләре, иң мөһиме — Флоридның үзенең эшләргә теләге көчле булу белән кече бизнеска нигез салына. Пекарняның эше... кичке биштән башлана, өч эшче таң атуга хуш исле икмәк пешерергә өлгерәләр. Флоридның дәү-әнисе авылча рецепт белән ипи башы ясый.

Источник: kiziltan.ru


Источник - http://ermekeevo-rb.ru/news/detail.php?id=12537

blog comments powered by Disqus