Ярмәкәй - ул җырлы як, кунакчыл һәм ямьле як
Ярмәкәй - ул җырлы як,
Кунакчыл Һәм ямьле як!
Кулбайда бар Алып батыр
Мәгълүм булуынча, Башкортостан Президенты Рөстәм Хәмитов “Ныклы шәхси хуҗалыклардан фермерлар үстерергә кирәк”, дигән бурыч билгелщде. Әнә шундый чын мәгънәсендә ныклы хуҗалык Ярмәкәй районында да бар.
Беренче күргәндә үк аны Алып батырга охшаттык, сөйләшә торгач, аның, чыннан да, ялгызы “таулар күчерердәй” сәләте булуы ачыкланды.
Кулбай авылында туып үскән Фәнүр Мифтахов планетаның кайсы почмагында гына булмаган – Япония, Яңа Зеландия, Аляска, Америка, Сингапур, Канада... Бу илләр арасындагы су юлларын ул югары очтан түбән очка илткән сукмак кебек җиңел генә тасвирлый – тегеннән чыгасың, моннан керәсең, янәсе. Тик глобуска карагач кына, аның дөнья күргән кеше булуына төшенәсең. Чынында исә суга салсаң, калкып чыга торган кеше ул.
“Океанрыбфлот”та 12 ел хезмәт иткән кешенең картлыгына кадәр җитәрлек акча букчасы булырга тиеш кебек. Бәлки Фәнүр абыйныкы да булгандыр. Тик ул туксанынчы еллар зил-зиләсенә эләгеп югалган. Ерак Көнчыгыштан Кулбайга кайтып җитәргә дә акчаны бер ел җыйган ул. Әмма биредә аны шатланып каршы алсалар да, торыр җир, эш кебек мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәрдәй кешесе булмый. Ул кечкенә йорт алып, гаиләсе белән шунда яши башлаган. Һәм шунда ук эшкә җигелгән. “Калмады инде эшнең берсе дә, - дип хәтерли ул. – “Челнок” та булдым, машина да кудым... Әмма мал асрап, җирдә эшләргә кирәк, дигән уйдан һичбер баш тартмадым”. Сыерлар саны 7-8гә җиткәч, аның хатыны түзми, “миңа бу кадәр авыр хезмәт белән табылган акча кирәкми”, дип, Себергә чыгып китә. Фәнүр абый янә гаилә кора, Гөлнарасы белән аларның буй җиткергән өч баласы бар инде.
Ә Гөлнара апа авыл хезмәтен ярата, шул кадәр ярата ки, хәтта 25 сыерын берүзе сава, сөтне эшкәртеп, сатуга озата. Аның ике кибете дә бар әле. Фәнүр абый исә 140 баш аты,
- Мин коллектив хезмәтнең уңыш китерәсенә бик ышанып бетмим, - ди ул. – Менә күршедә генә бер күмәк хуҗалык бар. Анда язлы-көзле икешәр атна тирәсе кыр эшләре бара, фермада азмы-күпме мал асрала. Ә ике бухгалтер көн дә эшкә йөри. Нәрсә чутлый алар, белмәссең. Аларга бит хезмәт хакы түләргә кирәк.
Кайчандыр “кулак” мөһере сугылган картәти белән нәнәй кичләрен үз хуҗалыклары булуын, аны ни рәвешле колхозга тартып алулары турында елап сөйлиләр иде. Кеше язмышларын сыта-вата оештырылган эш ничек дәвамлы булсын да, нинди файда китерсен инде?!
Бәхәсләшмәдек аның белән, тыңлап кына тордык. Бер ялгызы таулар күчерә торган Алып батыр бит ул... Сабантуйларда бил бирмәгән көрәшче, авыл малайларын көрәш серләренә өйрәткән остаз да әле. Моның өчен бина бирегез, спорт-кирәк яраклары сатып алыгыз, дип теләнеп йөрми ул, ә үз йортының түбәнге катында спорт залы булдыра. Кышларын авыл балалары күзләрен экранга текәп утырмасын дип, хоккей тартмасы төзи. Тагын берүзе.
Хәер, уллары булган атаны ялгыз дип әйтеп буламы икән? Әнә Илнар улы да әтисе юлыннан китеп бара. Тирә-як сабантуйларда көрәштә җиңеп алган бүләкләрен кибеткә куеп саткан да, биш умарта алган. Бал сатып, акча эшләргә, киләчәктә умарта санын арттырырга исәбе. Ә бит теге бүләкләрне сатып, берәр кәттә скутер алып утырырга, яки Төркиягә барып кызынып кайтырга да булыр иде. Булырныкы – бишектән, диләрме әле...
Фәнүр Мифтаховны Алып батырга тиңләдек, чыннан да, республикада авыл хуҗалыгы нәкъ шундый шәхесләр иңендә күтәрелер дә әле!
Аларны илдә беләләр
Ярмәкәй районындагы кырыкка якын белем бирү учреждениесе арасында район үзәгендәге 1нче мәктәп аерым урын алып тора. Аның тарихы ерак 1908 елга барып тоташа. Нәкъ шул елда авылда беренче башлангыч мәктәп ачыла. Мөгалим Габдрахман Котышевны якташлары олы хөрмәт белән искә ала. Инкыйлаб елларында барны - юк, юкны бар итү, соңыннан янгын чыгу, тиф һәм оспа эпидемиясеннән халык кырылып, мәктәп укытучысыз калу һәм, ниһаять, элек Мулла тавы дип аталган, хәзер Мәктәп тавына әйләнгән урында ике сыйныф, укытучылар булмәләр һәм директор йорты барлыкка килү - болар барысы да әлеге мәктәп тарихы. Әлбәттә, аны үз эшенә бирелгән укытучылар язган. Заманында ул вакытта беркемгә дә билгеле булмаган, ә безнең заманда атаклы язучы һәм драматург булып танылган Нәҗип Асанбаев биредә татар теле һәм әдәбиятын укыткан. Туксанынчы елларда, коллективны Нәсим Асылгәрәев җитәкләгән чорда, мәктәп берничә тапкыр Русия күләмендә иң яхшылар исемлегенә кергән.
Белем учагының үткәне данлы булган кебек, бүгенгесе дә мактаулы. 2006 елда Русия Президенты грантына ия булган. Директор Азамат Сафин сүзләренә караганда, бүген уку-укытуда аерым технология кулланыла. Уку елы өч чорга бүленгән. Балалар 6 атна, яки 40 көн укыйлар һәм 1 атна ял итәләр. Шул рәвешле, елына 5 каникул туры килә, укучыларның эшчәнлек сәләте кимеми, алар зуррак уңышларга ирешә, өлгереш күрсәткече 100 проценттан төшми.
Укыту урыс, башкорт, татар, чуваш телләрендә алып барыла. Узган уку елында чыгарылыш сыйныфтан 8 укучы Русия, берсе Башкортстан Республикасының медале белән мәктәпне тәмамлаган. Алар Уфа, Самара, Ырынбур, Мәскәү шәһәрләрендә югары уку йортларында белем ала.
Укудагы казанышлары өчен, Ярмәкәй мәктәбе укучыларын ил күләмендә дә яхшы беләләр. Унынчы сыйныф укучысы Динә Насыйбуллина “Алтын каурый” Бөтенрусия бәйгесендә икенче урынга чыккан. Аның укытучысы Гүзәл Галиуллина балаларга бер урында таптанырга ирек бирми – алар һәрдаим үсештә. Элина Сираҗиева, Айбулат Шәфыйков, Алсу Рамазанова һәм башкалар район, республика, ил күләмендәге бәйгеләрдә алдынгылыкны бирми.
Гүзәл Кәбир кызы 18 ел башлангыч сыйныфлар укыткан, соңгы 14 елда урыс теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Ул аларны сүз тәмен аңларга, мәгънәсенә төшенеп, аны урынлы кулланырга, нәфис әдәбиятны яратырга өйрәтә. Педагогның уңганлыгына исең китәр – эш көне иртәнге сигездән кичке җидегә кадәр дәвам итә, укучылар белән генә түгел, район укытучылары белән дә агарту эше алып бара, җәмәгать тормышының уртасында кайный ул. Аның укучылары Бердәм дәүләт имтиханында өчле алмый, һәрвакыт югары баллар җыя. Ул җитәкләгән сыйныфларда җидешәр “отличник” була. Узган ел чыгарылышында 4 укучы медаль алган, 21 баланың 19ы дүртле-бишле билгеләренә өлгәшә.
Үзәктә яшәүчеләргә эшеңне ил күләмендә күрсәтү җиңелрәк, дияр кемдер. Алдынгы технологияләр заманында моның өчен шул хезмәтнең күрсәтерлек булуы да җитәдер.
Саннар теле белән
13 авыл биләмәсендә 17 мең кеше яши, шуларның 4 меңе – район үзәгендә.
4,3 мең кеше эшли, шуларның 2,6 меңе (61,1 процент) – эшкуарлык белән шөгыльләнә.
Районда 25 авыл хуҗалыгы предпритиесе, 60 - крестьян-фермер, 6 мең шәхси хуҗалык бар.
Анда 16,1 мең мөгезле эре мал асрала.
Йомгаклар
15,4 мең тонна сөт, 2,3 мең тонна ит җитештерелгән.
Быел бөртеклеләрдән 41026 тонна уңыш җыеп алынган. Гектар куәте 11,2 центнер.
Тугыз айда шәхси хуҗалыклар 3250 тонна сөт саткан.
16 предприятие авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү белән шөгыльләнә.
Районда 416 шәхси эшкуарлык субьекты бар.
Уртача эш хакы - 19,2 мең сум (узган елга карата – 111,6 процент) тәшкил итә.
Быел 7106 квадрат метр торак төзелгән, районда яшәгән һәр кешегә 26,5 квадрат метр торак туры килә.
Бурычлар
Район үзәгендә 135 миллион сумлык-физкультура савыктыру комплексы төзелә.
Социаль яклауга мохтаҗ кешеләр өчен район үзәгендә. Автор Резидә Вәлитова.
Бергәлектә безнең көчебез
Үз төбәгендә билгеле гаилә бу. Нурислам Шаһәдәтов – хәрби һөнәр иясе. Ул озак еллар Германиядә, Волгоградта, республиканың Иглин районында хезмәт итә. Ә янында һәрвакыт хәләле – Римма Фәрхи кызы була. Ниһаять, туган якка кайтырга форсат чыга. Гаилә Ярмәкәйдә төпләнә, Нурислам абый - хәрби комиссарның хезмәткә чакыру буенча ярдәмчесе, ә Римма апа финанс-хуҗалык эшләре начальнигы булып эшли. Гомерләре чемодан өстендә үткәнгәме, алар, ниһаять, туган якта төпле нигез кора алуларына шатланып бетә алмый. Әмма гаиләнең йөрәк әрнеткеч бер хәсрәте дә була. Уллары Руслан өч айлык вакытында саңгыраулана. Билгеле инде, мондый вакытта ата-ана башта югалып кала, әмма үзләрен бик тиз кулга алып, сабыйлары саулыгы өчен көрәшкә чыга. Табибларга туктаусыз йөрү нәтиҗә бирмәгәч, баланы бу тормышта аягында нык басып торучы кеше итеп тәрбияләгә бар көчен салалар. Руслан махсус мәктәптә белем ала, соңрак техникум тәмамлый, бүген инде сайлаган һөнәре буенча уңышлы эшләп йөри.
Уллары гаилә коргач, әти-әнисенең башы күккә тия, аларның нәсел җебен дәвам итүче туачагына сөенеп бетә алмыйлар. Оныклары туа – малай! Әмма бу шатлыкны аяусыз хәбәр каралта – оныклары да ишетми... Шаһәдәтовлар янә табиблар юлында, янә көрәштә. Алар “Башкорстанда кохлеар имплантация” программасына керүгә ирешә һәм 2010 елда оныклары Нурланга 4 сәгатькә сузылган катлаулы операция ясала. Аннан соң савыгу, махсус күнекмәләр... Бүген сабый тулысынча ишетә, 4нче сыйныфта укып йөри.
- Оныгыбыз тулысынча савыгып җиткәнче, күпме газаплы кичерешләр үтте баштан, - диләр Шаһәдәтовлар. – Инде булмас, була торган эш түгелдер, дип күңел төшкәндә, бер-беребезне юаттык, сабыр итик, түзик, дип, сүнгән өметне кабат уяттык. Без кичергәннәр китапка сыярлык. Аллага шөкер, бу авыр сынауны җиңдек, бергәләп җиңдек! Гаиләбезнең ныклыгы да шул бергәлектә, яраткан кешең өчен яшәүдә.
Сәхнәләр яулыйсы алда әле!
Әлеге проект 2008 елда барлыкка килгән. Ул балаларга үз осталыгын Русия һәм Европаның иң абруйлы сәхнәләрендә күрсәтү, сәяхәт итү мөмкинлеге бирә. Фестиваль сезонында төрле мәйданнарда чыгышлар оештырыла, ә җиңү яулаучылар суперфиналга уза. Җиңүчене 300 мең сумлык бүләк көтә.
Ансамбль җитәкчеләре Гөлнара һәм Руслан Габделгалиевлар әйтүенчә, алар елына 4 зур бию сала. Әлеге мәртәбәле бәйгегә барырга булгач, ике айда ике бию куярга туры килә. Алар икесе дә сюжетлы, димәк, катлаулы. “Бәет” һәм “Ирәндек” биюләре башкорт халык мәдәниятен генә түгел, аның көнкүрешен, көндәлек тормышын да чагылдыра.
- Без балалар белән ике ай буе сәхнәдән төшми эшләдек, дияргә дә ярыйдыр, - ди Гөлнара Ринат кызы. – Биючеләребез һәр хәрәкәт өстендә эшләде. Сочи сәхнәсендә Казан, Сызрань, Тверь, Коломна, Семферополь, Ялта һәм башка шәһәрләрдән килгән көчле коллективлар белән бергә чыгыш ясадык. “Хореография сәнгате” номинациясендә жюри карамагына 105 бию күрсәтелде. Алар арасыннан безнең чыгышлар иң яхшысы дип табылды! Бию костюмнарыбыз жюриның махсус призына лаек булды һәм без тагын 10 коллектив белән бергә Санкт-Петербург шәһәрендә узачак суперфиналда катнашачакбыз, Мәскәү сәхнәләрен яуларга да исәп бар.
Без яшибез!
Соңгы елларда кайчандыр ташлап киткән нигезләрне, хәтта югалган авылларны тергезү уе белән янган кешеләр очрый. Әлеге идея, этно-агротуризм хәрәкәте белән кушылып, үзенчәлекле бер агым тудырды, дию дә дөрес булыр. Бер яктан карасаң, һич тормышка ашмас хыял – югалган авылга ничек итеп яңадан җан өрәсе? Әмма аны тормышка ашыру юлын тапканнар бар.
Ярмәкәй районының Югары Күлчум авылы, заман зилзиләләре уртасында калып, юкка чыккан. Әмма соңгы елларда ул янә тормышка кайта. Биредә М. А. Шолохов исемендәге Мәскәү дәүләт гуманитар университетының Уфа филиалы студентларының уку-ял итү базасы булдырылды. Биредә фән юлында сайлап, күп уңышларга ирешкән, әлеге югары уку йортының ректоры Василий Бабенко һәм район хакимияте этноагротуризм булдыруга күп көч салды. Бердәм эшчәнлектә 9 ел узып китте. Нәтиҗә нинди?
Бүген монда сәләтле балалар өчен “Күлчум” үзәге уңышлы эшли, чын мәгънәсендә уникаль мәгариф программалары тормышка ашырыла. Аларның берсе – “Лингва” халыкара новаторлык мәктәбе. Биредә Кытай, Индонезия, Иран, Америка Кушма Штатлары, Колумбиядән җыелган халыкара тьюторлар командасы эшли. Югары уку йорты укытучылары белән бергә Мисыр, Канада, Һиндстан, Италиядән килгән белгечләр эшли. Монда Башкортстан шартларында өйрәнелүче чит тел һәм мәдәният мохите барлыкка килә, балалар инглиз теленә өстенлек биргән илләрнең көнкүрешен дә өйрәнә, яңа дуслар таба. Шул ук вакытта, укытучылар аларны Башкортстан белән таныштыра.
Тугыз ел эчендә “Лингва” мәктәбендә 500дән артык бала укып, сертификат алды. Аларның күбесе инглиз теле белән бәйле һөнәр сайлый. Кайберәүләре бирегә - ике-өч, ә Октябрьскийдан Мәрьям Ибраһимова алты тапкыр килгән. Хәер, республикадан гына түгел, Ырынбур өлкәсе, Татарстан, Ямал-Ненец автономияле округы, Мәскәү, Тула, Самара шәһәрләреннән дә киләләр.
“Күлчум”да этно-агротуризм буенча “Экспедиция” проекты да эшли.
- Соңгы арада буыннар бәйләнеше өзелүе, тарихи тамырларның югала баруы турында еш ишетәбез, - ди Василий Бабенко. – Шуңа күрә махсус проект булдырып, яшь буынны милли мәдәният, гореф-гадәтләр белән таныштырып, тарихи чыганаклар белән кызыксындырырга ниятләдек. Әлегә мондый эш республикада гына түгел, Русиядә дә юк, шуңа күрә без аңа патент алырга уйлыйбыз.
Әлеге проект бигрәк тә шәһәр балаларына кызыклы. Аларның күбесе сөтнең дә, икмәкнең дә кибеттән алынуына ышана, аны җитештерүне күз алдына да китермиләр. Ә биредә алар сыер сауганны, сөт эшкәрткәнне, ашлыкны җыеп алып, аннан он ясап, икмәк пешергәнне күрә ала. Шулай ук, алар үз куллары белән сарык йоны ала, себерке әзерли, мунча яга... Авыл халкы өчен дә файдалы. Районда этно-туризмны киңрәк җәелдерергә, моның өчен авылларда милли йорт-ихаталар булдырырга уйлыйлар. Шул рәвешле, инде тарихта исеме генә калган Югары Күльчум авылы яңадан тергезелеп, бик зур һәм үтә мөһим башлангычларга канат куя.
Саннар
“Күлчум” белем бирү һәм савыктыру үзәгендә 80 урынга исәпләнгән ике катлы 5 кирпеч бина бар, ашханә, сауна, душ эшли, җылы һәм салкын су кертелгән. 2006 елдан башлап 4000 бала ял иткән.
Автор Энҗе Шәфыйкова.
Источник: http://kiziltan.ru/